Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 17 октябрендәге 2724-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2019 елның 4 февраленнән 5 мартына кадәр Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан калдыклар белән, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә территориаль схемалар проекты буенча иҗтимагый фикер алышу планлаштырыла.
Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2019 елның 4 февраленнән 2019 елның 18 февраленә кадәр түбәндәге ысуллар белән язма рәвештә кабул ителә:
- Министрлык адресы буенча (420111, Казан ш., Дзержинский ур., 10 йорт, 101 кабинет (канцелярия) эш көннәрендә;
- Министрлыкның электрон почтасына: terrshema@tatar.ru тәүлек буе.
Территориаль схеманың проекты министрлыкның рәсми сайтында «торак-коммуналь хуҗалык/калдыклар белән эш итү» бүлегендә урнаштырылган.