Бүген Министрлыкта территорияләрдә шәһәр төзү үсешен мәгълүмат белән тәэмин итү турында сөйләштеләр

2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “ Россиядә геоинформатика базары. Хәзерге хәле һәм үсеш перспективасы” дип аталган XIX  Бөтенроссия форум кысаларында  территорияләрдә шәһәр төзү үсешен методик тәэмин итү сораулары буенча түгәрәк өстәл булды. Оештыручылар булып  ТРсы ТАТКХ, “ГИС-Ассоциация”  торды.

Чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ханифов Ф.М., архитектура һәм шәһәрне төзү идарәсе башлыгы  Васильев Н.Г. катнашты. Катнашучылар арасында  информацион технологияләр өлкәсендә махсуслашкан оешмаларның белгечләре һәм җитәкчеләре  дә бар иде.

Түгәрәк өстәлдә сөйләшүнең максаты булып, шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итү һәм шәһәр төзелеше документациясенең эшкәртмәләре буенча актуаль сораулар турында фикер алышу торды. Катнашучылар шәһәр төзелеше органнарының чыгышларын тыңладылар, шулай ук республика территориясендә мәгълүмати системаны функцияләштерү  буенча сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International