ТР Төзелеш Министрлыгында ТКХ өлкәсендә хезмәттәшлек итү сорауларын тикшерәчәкләр

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2019 елның 8 феврале 12:00 сәгатьтә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ТКХ өлкәсендә хезмәттәшлек итү сораулары буенча чара булачак. Чарада Ростехнадзорның үзәк аппараты, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре катнашачак. Очрашуда катнашучылар Ростехнадзор эшчәнлегенә кагылышлы законнардагы үзгәрешләрне; кирәгеннән артык басым астында эшләүче җиһаз кулланыла торган объектларның сәнәгать куркынычсызлыгы кагыйдәләренә үзгәрешләр; лифтлар һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын эксплуатациягә кертү мәсьәләләре, шулай ук ягу сезонын узуга әзерлек чорында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләрен карап тикшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International