Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Баулы районында булды. Ул анда район советының хисап утырышында катнашты. Утырышта районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыров катнашты. Алексей Песошин үзенең чыгышында билгеләгәнчә, районда республика һәм федераль программалар кысаларында актив эш бара. Район үзәге һәм авыллар төзекләндерелә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында Баулы районы 23 нче урында.
ТР Премьер-министры җаваплы структураларны бизнес-климат начараю сәбәпләренә анализ ясарга, шулай ук бизнес-проектлар әзерләү һәм аларны гамәлгә ашыруда дәүләт һәм муниципаль ярдәм чараларын алуда эшкуарларга теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
2017-2018 уку елында белем бирүнең сыйфаты буенча рейтингта Баулы районы республиканың 33 районы арасында 13 нче урынны били.
Татарстан Премьер-министры шулай ук үзенең чыгышында район хакимиятенә эшмәкәрлек өчен инфраструктура үстерү, коммуналь түләүләр буенча бурычларны киметү, йорт эчендә газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү мәсьәләсендә актив эшләргә чакырды.
“Баулы районының социаль-икътисади үсешнең барлык күрсәткечләрен яхшырту өчен потенциалы бар. Моның өчен район администрациясенең көндәлек максатчан эшләве генә җитми, ә бәлки барлык хуҗалык субъектларының да актив катнашуы кирәк”, - дип йомгаклады ТР Хөкүмәте җитәкчесе.
Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.