Бүген Хакимият йортында ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә торак төзү һәм тапшыру, БВСы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы, видеоконференция режимындагы киңәшмә булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Доклад, традицион рәвештә, төзелеш мәйданнарын куркынычсызлык техникасы белән тәэмин итү соравын яктырту белән башланды. Премьер-министр төзелеш урыннарын санитар чистарту кирәклегенә тагын бер кат игътибар итте. И.Э. Фәйзуллин хәбәр итүенчә, РОССТАТ тарафыннан Россия Федерациясе буенча 2012 елның 4 аена нәтиҗәләр ясалган. Татарстан Республикасы 785,7 мең кв. метр торак күләме белән Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 нче урынны алган.
1 июнь көненә республикада 897,2 мең кв. метр торак тапшырылган (еллык бурычның 36%). Шул исәптән торак программаларын кисү буенча түбәндәгеләр тапшырылган: социаль ипотека программасы буенча 169,2 мең кв. метр (планның 35%ы); күп фатирлы инвестицион торак төзү программасы буенча 313,5 мең кв. метр (планның 40%ы); индивидуаль торак төзү программасы буенча 414,5 мең кв. метр (планның 40%ы).
Биш ай нәтиҗәләре буенча 23 муниципаль оешма торак тапшыру планын 40% тан күбрәк үтәгән. Шул исәптән 6 муниципаль оешма : Буа, Апас, Лаеш, Тукай, Менделеевск, Саба торак тапшыру планын 70%тан күбрәк үтәгән.
Республикада 608 БВСы ветераны өчен 134 йорт төзү дәвам итә: ГИСУ титулы буенча 148 ветеран өчен 102 йорт, ГЖФ титулы буенча 460 ветеран өчен 32 йорт төзелә. Агымдагы елның августында торак йортларны төзеп бетерергә һәм 2012 елның гыйнварында субсидия алган ветераннарны шул йортларга урнаштырырга кирәк.
Докладның икенче өлеше 2012 елда авария хәлендәге торак йортларны ликвидацияләү программасына багышланган иде. 2012 елга, программа нигезендә, күп катлы йортларның саны – 77.
Берничә районның Башкарма комитеты заказчы-йорт төзүчеләр белән бергә авария торак фондыннан гражданнарны, законда билгеләнгән шартлар буенча күчерү программасы кысаларында, аннан соң фатирлар төзү өчен күп фатирлы торак йортлар төзү буенча эш алып баралар.
Хәзерге вакытта, Фондта, 2012 елда авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү буенча өстәмә программаны яклау бара. Әлеге программада 3 муниципаль оешма катнаша ( Әгерҗе һәм Биек Тау муниципаль районнар, Казан шәһәре). 2012 елгы өстәмә программага кертелгән күп фатирлы йортларның гомуми саны - 31.
Өстәмә Программаны финанслауның гомуми күләме – 110,23 млн. сум.