Дәүләт корпорациясе–торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд, Татарстан Республикасыннан, фонд чаралары хисабына күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, шулай ук авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен финанс ягыннан ярдәм алу өчен ике гариза кабул иттте.
Шунысын да искәртик, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче фонд Россия Федерациясенең кайбер субъектларына, шул исәптән Татарстанга да, эшләнгән эшнең эффективлыгына карап, ТКХны реформалаштыру буенча региональ адреслы программмаларны тормышка ашыру кысаларында, финанс ягыннан ярдәм күрсәтү лимитын арттырды.
Татарстан Республикасының күп катлы йортларын капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру өчен ТКХ Фонды чаралары хисабына финанс ярдәме алу гаризасына туры килеп, Фонд чараларыннан 211, 02 млн. сум алу планлаштырыла. Бу чаралар Казан шәһәре, Әлмәт һәм Лаеш муниципаль районнарындагы күп катлы йортларда капиталь ремонт үткәрү өчен биреләчәк.
Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү региональ адреслы программаны тормышка ашыру өчен ТКХ Фонды чаралары хисабына финанс ярдәме алуның икенче гаризасына туры килеп, регион Фонд чараларыннан 60, 47 млн. сум алу планлаштыра. Әлеге чаралар Казан шәһәрендәге, Әгерҗе һәм Биектау муниципаль районнарындагы авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерүгә юнәлтеләчәк.
2008-2012 елларда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү өчен Татарстан Республикасына ТКХ Фонды чараларыннан 11,32 млрд. сум бүлеп бирелгән, финанслашу тәртибендә регион 18,54 млн. сум өстәде. Бу чаралар 1 432 333 кеше яшәгән 7 150 күп фатирлы йортта капиталь ремонт ясауга бирелгән, шулай ук авария хәлендәге 303 йортта яшәүче 4 784 граждан өчен яңа фатирлар тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасының гаризалары ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд идарәсе тарафыннан, закон нигезендә, ай дәвамында тикшереләчәк.