Бүген НФМ (Алтынчәч) тоннель үтә торган комплекс белән “Декабристлар” метро станциясеннән алып, “Кәҗә бистәсе” станциясенә кадәр тоннельнең сул як аралыгын казу эшләре тәмамланды.
2011 елның 30 ноябреннән 2012 елның 4 июненә кадәр вакыт аралыгында 1363 п.м. үтелгән. Казу эшләренең максималь тизлеге 2012 елның апрелендә булды, ул бер айга 318 п.м. тәшкил итә.
Бу аралыкта эшләрне тәмамлау “Җиңү Проспекты” станциясеннән “Авиатөзелеш” станциясенә кадәрге булган метрополитенның Беренче линиясендәге I һәм II мәйдан арасын бәйләп торучы звено булып тора.