Журналистлар Казан метросының төзелеп килүче өч станциясен күрделәр

2012 елның 8 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Казан метрополитенының төзелеп килүче станцияләренә журналистлар өчен пресс-тур оештырды. Әлеге сәфәр вакытында ММЧ вәкилләрен Казанның “Җир асты транспорт корылмаларын төзү буенча Дирекция” ГКУ  начальник урынбасары Дмитрий Герасимов һәм “Казметрострой” МУП начальник урынбасары Вениамин Терзиманов озата бардылар.

Журналистлар, беренче булып, башкалары белән чагыштырганда әзерлекнең иң югары дәрәҗәсенә җиткән, төзелеп килүче “Авиатөзелеш” станциясен күрделәр. Монда бизәү һәм каплау,  электр тогын киметә торган подстанция белән берләштерелгән электр җиһазларын, инженерлы электр белән тәэмин итү системасын монтажлау, вентеляция, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация ясау эшләре бара, Копылов урамы аша җир астында  баскыч белән төшә торган урынны төзү эшләре бара.

Бүгенгесе көндә “Мәскәү” станциясендә №1 лы вестибюльгә һәм платформа мәйданына тимер бетон конструкцияләр урнаштыру  буенча эшләр тәмамланган, СТПның каралама лотын урнаштыру, №1 вестибюльнең эчке ягындагы конструкцияләрне, №2 баскыч белән төшә торган  нигез чокыры корылмасын монтажлау эшләре бара.

“Декабристлар”  станциясендә эш күләме №30% тан күбрәк үтәлгән. Монда станциянең нигез чокырын эшкәртү буенча эшләр тәмамланып килә, вестибюль һәм платформа мәйданындагы төп тимер бетон конструкцияләрне кору эшләре бара.

Һәр өч метро станциясе киләсе елның 9 маенда кулланылышка тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International