Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында республика территориясендә ресурслы уку үзәкләрен барлыкка китерү буенча республика киңәшмәсе булып узды. ТРсы төзелеш тармагында квалификацияле эшче кадрлар дефицит булу, әлеге теманы актуаль итә. Киңәшмә барышында “ Татарстан Республикасының тармаклы башлангыч һәм урта уку оешмалары базасында ресурслы уку үзәкләрен төзү” программасын тәкъдим итү булды, ресурслы уку үзәкләрен функияләштерү буенча төп сораулар каралды, үсеш юнәлешләре билгеләнде.
Татарстан Республикасы территориясендә махсуслашкан уку үзәкләре төзү программасының максаты булып, төзелеш тармагы өчен профильле белгечләр базарында финанс-эффективлы эзерлек, адаптация, интеграция базасы төзү тора.
Программаны үтәүнең нәтиҗәсе буларак, төзелеш тармагындагы эшче белгечлекләр өчен квалификацияле кадрлар дефициты кимү һәм, моның нигезендә, төзелеш-монтаж эшләренең сыйфаты арту һәм хезмәт культурасының дәрәҗәсе күтәрелү көтелә. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы белем һәм фән, хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау министрлык вәкилләреннән тыш, уку йортларыны, төзелеш материаллары сәнәгать предприятиеләре, төзелеш оешмалары, шулай ук бу тармакка кергән җәмгыять структура җитәкчеләре катнашты.