ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 355,9 мең квадрат метр торак сафка кертелгән

2019 елның 23 феврале, шимбә

Татарстанда 22 февраль көненә 355,9 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планнан 13,3 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан 170 тикшерү үткәрелгән. Хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормаларын бозу аркасында инспекция хезмәтләре 1 миллион 400 мең сумлык 26 карар чыгарган.

Быел социаль ипотека буенча 165 йорт (7 838 фатир) тапшырылырга тиеш. 22 февральгә 1 мең 610 фатирлы 26 йорт тапшырылган. 139 объектның 56сы - югары дәрәҗәдә, 28е - уртача дәрәҗә, 55е түбән дәрәҗәдә әзер.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы кысаларында төзелә торган 149 йортның 21 торак объекты файдалануга тапшырылган. 51 йорт югары дәрәҗәдә әзер, 50 объект – уртача, 27се - түбән дәрәҗәдә.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, быел 309 ятим баланы, 35 күп балалы гаиләне, 53 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International