Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасында 2012 елда РФның 21.07.2007дән №185-ФЗлы “ТРХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы законны тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрүне тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне республика Премьер-министры И.Ш. Халиков алып барды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үз чыгышын күп фатирлы йортларда капиталь ремонт соравыннан башлады.
7 июнь көненә Ук һәм ТСЖ хисабына барлык чыганаклардан 2 млрд. 61 млн. сум күчерелгән, әлеге сумма еллык лимитның 47% тәшкил итә. Барлык муниципаль оешмалар Фонд чараларын һәм республика чараларын (30%) УК һәм ТСЖ хисабына күчергәннәр.
ГЖИ мәгълүматларына караганда, бөтен йортларда да (100%) эшләр башланган. 8 июнь көненә 24 муниципаль оешманың 125 йортында капиталь ремонт буенча эшләр төгәлләнгән. Чистай һәм Ютазы муниципаль районнардагы 5әр йортта эшләү графигыннан артта калу 20%тан да арта.
И.Э. Фәйзуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Фондта, 2012 елда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү өстәмә Республика адреслы программаны яклау бара. Программада катнашучылар булып, Әлмәт һәм Лаеш муниципаль оешмалар һәм Казан шәһәре тора. Программа нигезендә, гомуми мәйданы 0,65 млн.кв. метр булган 65 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла, 26 меңнән артык кеше торак шартларын яхшыртачак.
2012 елда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү өстәмә программаны финанслауның күләме 370 млн. 273 мең сум:Фонд чаралары – 211 млн. 015 мең сум; муниципаль оешма бюджеты чаралары – 124 млн. 836 мең сум; милек чаралары – 34 млн. 423 мең сум.
Докладта ике контурлы казан урнаштыру программасы һәм “Чиста су” программасы турында аерым сөйләнелде.
Төп докладның икенче өлеше төзүчеләр тарафыннан ике социаль проектны тормышка ашыруга багышланган иде: мәктәпләрдә капиталь ремонт һәм ФАП төзү.
Киңәшмә ахырында И.Ш. Халиков, идарә оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу соравын чишү кирәклегенә, игътибар итте. Эш юллары һәр як – процесста катнашучылар, өчен дә аңлаешлы булырга тиеш, диде ул.