Алексей Фролов “«Яшәү өчен яраксыз булган торак фонды тотрыклы киметүне тәэмин итү» Федераль проектын гамәлгә ашыру” Бөтенрәссәй укыту семинарында катнашты

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Мәскәүдә “«Яшәү өчен яраксыз булган торак фонды тотрыклы киметүне тәэмин итү» Федераль проектын гамәлгә ашыру»” темасы буенча Бөтенрәссәй укыту семинары узды. Семинар эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты. Семинар кысаларында 2012 елның 1 гыйнварыннан соң яшәү өчен яраксыз дип табылган йортларны күчерү, 2019-2024 елларга гражданнарны яраксыз хәлендәге торак фондыннан күчерү программаларын формалаштыру, күчерүнең яңа механизмнары һәм ТКХ фондына гаризалар әзерләү кебек актуаль мәсьәләләргә багышланган «түгәрәк өстәлләр» үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International