Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә «Россия тимер юллары» ААҖ компаниясе делегациясе белән очрашу узды. Очрашу барышында Ирек Фәйзуллин республикада төзелеш тармагының үсеше һәм модернизациясе турында сөйләде. Бәяләр булдыру, мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Министр билгеләп үткәнчә, BIM-модельләштерү проектлаучыларның экспертлар белән хезмәттәшлегенең яңа дәрәҗәсен ача. Үз чыгышында Наталья Антипина 2024 елга кадәр магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планын гамәлгә кертү турында сөйләде. «Капиталь төзелеш Департаменты һәм мәгълүматлаштыру департаменты «РТЮ» ААҖ капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән идарә итүнең бердәм системасын булдыру өстендә эшлиләр. Шулай ук хәзер «РТЮ» ААҖ мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү кысаларында пилотны апробацияләүгә күчә», - дип билгеләп үтте ул.