Төзелеш министрлыгы Балтач районы төзүчеләрнең хезмәтләрен грамоталар белән билгеләп үтте

2019 елның 1 марты, җомга

28 февраль көнне Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Районның атказанган хезмәткәрләре арасында авыл хуҗалыгы объектларын төзүдә катнашкан төзүчеләр дә билгеләп үтелде. Район буенча төзелеш секторында барлык программалар да вакытында төгәлләнгән. Балтач районы 15 республика программасында катнашты. Тормышка ашырылган объектлар арасында: торак йортлар, Яңгул авылында күп функцияле үзәк (авыл клубы), Борнак авыл җирлегендә күпфункцияле үзәк (МББУ «Борнак башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы»), 4 спорт мәйданчыгы, «Сабантуй» паркында чаңгы базасы, социаль объектларны, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау һ. б. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов төзелеш тармагында нәтиҗәле эшне билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин исеменнән Балтач районындагы объектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен тапшырды һәм Төзелеш Министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International