Татарстанда «Күпфатирлы йортны эксплуатацияләү һәм аңа хезмәт күрсәтү»дигән яңа презентация компетенциясен сынап карау планлаштырыла

2019 елның 1 марты, җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республикада WorldSkills халыкара стандартлары нигезендә ТКХ Фонды тарафыннан эшләнгән «Күпфатирлы йортны эксплуатацияләү һәм аңа хезмәт күрсәтү» дигән яңа презентация компетенциясе буенча ярышлар үткәрү сораулары буенча очрашу булды. Чара министр урынбасары Айрат Гатиятов җитәкчелегендә узды. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бүген күп фатирлы йортларны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләсе актуаль. "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә югары квалификацияле белгечләрнең килүе бик мөһим. Яңа компетенцияне гамәлгә кертү ТКХ проблемаларын һәм механизмнарын киң белгән профессионаллар үстерергә ярдәм итәр дип ышанам», - диде Айрат Гатиятов.

«Компетенция ярышларда катнашучыларга үзләренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күрсәтергә, норматив-хокукый документацияне куллануга, контроль-үлчәү приборларыннан файдалануга, куркынычсызлык техникасы, хезмәтне саклау, янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә, шулай ук энергияне сак тотуны арттыруга бәйле биремнәрне индивидуаль үтәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады Ольга Гришина. Әлеге компетенция кысаларында ТКХ Фонды тагын бер блокны кертергә планлаштыра: күпфатирлы йортларны эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча «ЖЭКА-профи» уникаль виртуаль тренажерында эш. Тренажер тормыш циклының төрле стадияләрендә шартлы рәвештә алынган күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтүне оештырырга, төрле дәрәҗәдәге кыенлыкларны исәпкә алып, ТКХ өлкәсендә үз белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирә.  Әлеге тренажер WorldSkills ярышларында катнашучылар гына түгел, киләчәктә мәктәп укучылары, студентлар профориентациясе өчен дә кулланылырга мөмкин.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International