Министрлыкта ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд экспертлары “түгәрәк” өстәл үткәрделәр

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда эшлекле сәфәр белән дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд генераль директорының беренче урынбасары В.М. Талалыкин һәм дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның региональ программалар департаменты директоры О.С. Рурин килде. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында алар катнашында “түгәрәк” өстәл булды. Әлеге чарада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру перспективалары турында сөйләштеләр. Чараны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов алып барды.

 Бүген, яңа юллар турында федераль дәрәҗәдә фикер алышулар керемле йортлар төзү аша программаны тормышка ашыруга кагыла. Икенче төрле әйткәндә, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне коммерция булмаган яки социаль найм шартларында,  мәйданы социаль нормага туры килгән, яңа энергоэффективлы йортларга күчерү мөмкинлеге турында фикер алышынды. Наймга фатир сатып алырга теләмәүчеләргә авария хәлендәге торакны сату мөмкинлеге биреләчәк.

Киңәшмә Министрлыкның төзелеш комплексы үсеше идарә башлыгы И.С. Гимаевның кыскача чыгышыннан башланды. Ул республикада арендага торак алу базары үсеше өчен мөмкин булган берничә вариант турында сөйләде, бүгенгесе көндә чынбарлыка туры килгән, яшәргә сәләтле булган вариантны сайлап алу баруын ассызыклады. Докладчы әйтүенчә, программаны тормышка ашыруның катализаторы булып, беренче чиратта бюджет чаралары торырга тиеш.

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд генераль директорының беренче урынбасары В.М. Талалыкин булган тәкъдимнәр турында сөйләде. В.М. Талалыкин әйтүенчә авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыручылар берничә катлаулы проблема белән очраша һәм әлеге проблемалар беренче баскычта – йортларны авария хәлендә дип билгеләү баскычында ук барлыкка килә. Әлеге факт үзе үк мәнфәгатьләр конфликты өлкәсе булып тора: муниципалитетлар йортларны авария хәлендә дип билгеләгәндә, әлеге йортларда торучыларны тиз арада күчерү өчен чараларга да ия булырга тиеш диде В.М. Талалыкин.

Төзелешнең заманча нормасы буенча, авария хәлендәге йорт мәйданына туры китереп яңа йорт төзү мөмкин түгел һәм бу күренеш яңа йорт бирү процедурасын катлауландыра. Программаны тормышка ашырганда барлыкка килгән мондый тип катлаулылыклар аз түгел, моны “түгәрәк” өстәлдә катнашучылар - шәһәрләр һәм районнарның Башкарма комитет вәкилләре, кызыксынган предприятия һәм оешмалар таныдылар.

Чара кысаларында, Татарстан белгечләре ТРсы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондаша программаны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Иртәгә Министрлыкта фондның коммуналь хуҗалык һәм ТКХта программалы продуктлары сораулары турында сөйләшәчәкләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International