Киләсе елга торак тапшыру прогаммасы формалаштырылган

2012 елның 15 июне, җомга

Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә, Татарстанның Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, 14 июньгә республикада 918,9 мең кв. метр ( еллык бурычның 37%)  торак тапшырылган. Шул исәптән торак программасын кисү буенча тапшырылган: социаль ипотека программасы буенча 170,0 мең кв. метр; күп фатирлы инвестицион торак төзү программасы буенча 317,4 мең кв. метр; индивидуаль торак төзү программасы буенча 413, 5 мең кв. метр.

Республикада 639 БВС ветераны өчен 135 йорт төзелә: ГИСУ титулы буенча 146 ветеран өчен 100 йорт, ГЖФ титулы буенча 493 ветеран өчен 35 йорт.

Видеоконференциядә Чернобыль  АЭС авариясеннән калганны ликвидацияләүдә катнашучыларны торак белән тәэмин итү соравы да күтәрелде. Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы белешмәләренә караганда, Татарстан Республикасында, 2012 елда Чернобыль  АЭС авариясеннән калганны ликвидацияләүдә катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгәннәрне торак белән тәэмин итү өчен, өстәмә рәвештә, 375 млн. сум бүлеп биреләчәк. Гражданнарның бу категорияләре өчен социаль түләү Россия Федерациясе нормативы буенча 1кв. метры 31300 сум һәм әлеге күренеш 12 мең кв. метр торак төзергә мөкинлек бирәчәк.

Шулай итеп, федераль бюджетттан бүленеп бирелгән чаралар, муниципаль  оешмалар тәкъдим иткән мондый граждан категорияләрне торак белән тәэмин итергә җитәчәк, диде министр И.Э. Фәйзулллин.

Докладта киләсе елда тапшырасы йортлар турында план формалаштыруга  аерым тукталынды. 2013 ел программасы объект буенча формалашкан һәм аның күләме 2 млн. 321 мең кв. метр, шул исәптән: социаль ипотека программасы  - 480,0 мең кв. метр; күп катлы инвестицион торак  - 937,2 мең кв. метр; аз катлы торак төзелеше  - 903,8 мең кв. метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International