Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерүче Комплексны төзү көтелмәгән юнәлеш алды

2012 елның 18 июне, дүшәмбе

“ПЭС”ҖЧҖ көче белән төзелеш объектына ЛЭПлар монтажлау тәмамланган, 28 опорны монтажлау эшләре тәмамланган, 1460м СИП электор үткәргеч сузылган. №1һәм №2 КПП төзү, шулай ук вакытлыча су үткәргеч һәм юллар төзү тәмамланган, вакытлыча юл төзү өчен 7834 кв. метр юл плитәсе монтажланган.

“Камгэсэнергострой” ААҖ ( УМС һәм “КамгэсФундаментСтрой” ҖЧҖ)  бүлендек предприятиеләре тарафыннан, түбәндәге объектта  нигез чокыры казу һәм компрессор фундаменты астында свай кадаклау эшләре тәмамланган: “Ярдәмче җиһазлар белән компрессия бүлеге 14/01” һәм 101 технологик корылма фундаменты астында (PR-101).

УМС нигез чокырын әзерләгәннән соң, CNCEC Кытай компаниясе көчләре белән, PR-206, PR-201, PR-208 корылма фундаментларын төзү эшләре башланды.

“Волгопромпродукт” ЯАҖ завод идарәсе бинасының монолит каркасын төзү эшләрен тәмамлый. “А, Б, В, Г” блокларының җир өсте өлешенең 1 нче катын, колонналарны бетонлаштыру, “Б, В һәм Г” блокларының 2 нче катындагы диварларны һәм түшәмәләрне төзү эшләре тәмамланган. “В” блогының 3нче кат түшәмәсен төзү һәм “Б” блогының 3 нче кат түшәмәсен армиролаштыру буенча эшләр бетеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International