Министрлыктагы киңәшмәдә нормативларны раслау соравын тикшерделәр

2012 елның 19 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов рәислегендә, су белән тәэмин итү һәм субүлгеч белән тәэмин итүче муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет вәкилләре катнашында республика халкы өчен коммуналь хезмәтләр куллану нормативын билгеләү һәм раслау сораулары буенча оештыру киңәшмәсе булды.

 27.07.2010нан № 237 – ФЗ Федераль законын кабул иткәнгә күрә, ТРсы  МК 2.12.2012 нан № 976лы карары белән коммуналь хезмәтләрне ( газ һәм электр белән тәэмин итүдән тыш) куллану нормативын билгеләү вәкаләте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгына бирелгән.

Ресурс белән тәэмин итә торган оешмаларга 2012 елның 1 августына кадәр коммуналь хезмәтләрне ( җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, субүлгеч) куллану нормативын карау һәм раслау өчен Министрлыкка тәкъдим итәргә тиеш. Хисаб Россия Федерациясе Хөкүмәтенең“Коммуналь хуҗалыкны куллану нормативын билгеләү һәм раслау Кагыйдәсенә үзгәрешләр кертү”    23.05.2006 елдан № 306 карары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.03.2012 елдан № 258 карары редакциясе нигезендә үтәлергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International