Бүген Хакимият Йортында ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә һәм Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында “ 2011/2012 елгы җылылык чорына ягулык-энергетик һәм торак-коммуналь комлекс оешмаларының эшләренә йомгак ясау һәм 2012/2013 елгы җылылык чорына эффектив әзерләнү буеча бурычлар” дип аталган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.
2010/2011 ел чоры белән чагыштырганда, республикада хисаплы җылыту чорында объектларның әзерлек турындагы гомуми дәрәҗәсе югары булып сакланган, ә җылыту сезоны барышында аварияле сүндерүләр аз булган.
Җылыту сезоны башында торак йортларның җылыту системасына әзерлеге 97,9% тәшкил итә, социаль өлкә объектлары – 99%, шул исәптән сәламәтлек саклау объектлары буенча әзерлек – 100%, белем бирү – 99,8%, мәдәният – 99,9%
2011-2012 елгы җылыту чоры вакытында 360 аварияле сүндерү теркәлгән, бу 2010-2011 елгы җылыту чоры белән чагыштырганда 125 кә азрак. Министр И.Э. Фәйзуллин үз чыгышында иң эре аварияләрнең сәбәпләре турында кыскача әйтеп узды.
Торак-коммуналь комплексны функцияләштерү өчен җылыту чорына әзерләнү буенча чараларның үтәлешен тәэмин итү һәм энергоресурсларны куллану өчен үз вакытында хисап ясау торак-коммуналь хезмәт өчен түләүне барлыкка китерү мөһим булып тора. 2012 елның 1 июненә халыктан түләүләр җыю 97,2% тәшкил итә, бу 2011 елныкы белән чагыштырганда 1,5 % ка югарырак.
Шуның белән бергә агымдагы елда айлык түләүләрне җыеп бетермәү, халыкның бурычын 293 млн. сумга кадәр үстерде һәм 2012 елның 1 июненә халыкның гомуми бурычы 3 млрд. 365 млн. сум.
Төп докладны комментарияләгәндә Республика Президентыбердәм хисап үзәкләрен барлыкка китерү соравында тукталды. Мондый карар акча чыгымнарының хәрәкәтенең, идарә компанияләреннән ТКХ өчен халык түләүләрен, газ һәм электроэнергия белән тәэмин итүчеләр һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар үтә күренмәле булуы өчен эшләнә.
Утырыш барышында Экологик, технологик һәм атом күзәтү буенча Идел буе Федераль хезмәтләр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Б.Г. Петров, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары И.М. Шайдуллин, Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе М.Р. Зарипов чыгыш ясады.