ТР Төзелеш Министрлыгында Үзбәкстан делегациясе булды

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашу булды. Әлеге визит Үзбәкстан делегациясенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрен комплекслы өйрәнү кысаларында гамәлгә ашырыла. Чарада Үзбәкстан Республикасының торак-коммуналь хезмәт министрлыгы, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, ТР ДТИ, КДАТУ, ЕРЦ, «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» РНП СРО, «Уютный дом» ИК вәкилләре катнашты. Очрашуны ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов ачты. Ул әлеге очрашу яклар өчен нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.  «Безнең торак – коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төп бурыч - Татарстанда яшәүчеләр өчен өзлексез сыйфатлы хезмәт күрсәтү»,- диде Айрат Галләмов. Һичшиксез, гражданнарның мөрәҗәгатьләре безнең эшне бәяләүнең төп индикаторы булып тора. «2018 елда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарның 17 мең 993 мөрәҗәгате керде, бу 2017 ел белән чагыштырганда 3 мең 11 мөрәҗәгатькә кимрәк. Без уңай якка динамиканы күрәбез», - дип билгеләп үтте идарә башлыгы. «Татарстан безнең өчен алдынгы регион, сездә өйрәнерлек нәрсәләр бар. Безнең өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге тәҗрибә аеруча мөһим, без аны үзләштерергә һәм Үзбәкстанга кертергә телибез», - дип билгеләп үтте делегация башлыгы. Кунаклар Татарстанның су үткәргеч-канализация хуҗалыгы эше, торак фондын сезонлы эксплуатацияләүгә әзерләү, шулай ук ТКХ өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. «Без һәрвакыт ярдәм итәргә һәм тәҗрибә белән уртаклашырга әзер», – дип ассызыклады Айрат Галләмов. Соңыннан Үзбәкстан делегациясе вәкилләре барлык катнашучыларга ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International