ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И. Э. Фәйзуллинның һөнәри бәйрәмнәре-Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлау!

2019 елның 17 марты, якшәмбе

Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар һәм тармак ветераннары!

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Безнең өлкә хезмәткәрләренең хезмәт нәтиҗәсе-тормыш зарурлыгы. ТКХ өлкәсе - аннан тыш социаль, сәнәгать өлкәсе һәм икътисадны үстерү мөмкин булмаган өлкә булып тора. Ул һәр кешенең мәнфәгатьләренә кагыла. Торак-коммуналь комплекс хезмәткәрләренең шәхси катнашыннан башка иң перспектив идеяләрне һәм ниятләрне тормышка ашыру мөмкин булмас иде. Комплекс үсешенә керткән өлешебезне без зур рәхмәт белән карыйбыз. Бу бәйрәм көнендә авыр һәм намуслы хезмәтегез, үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International