Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау өстәмә программасы буенча 2012 елда республиканың Әлмәт, Лаеш районнары һәм Казан шәһәрендәге 65 йорт ремонтланачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты алып барган, видеоконференция режимында узган киңәшмәдә, әлеге мәгълүматлар китерелде.
Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 2012 елда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча өстәмә Республика адреслы программа, ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондта яклана. Программада Әлмәт, Лаеш районнары һәм Казан шәһәре катнаша.
Программа нигезендә 650 мең кв. метр мәйданлы 65 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла, 26 мең граждан үзләренең торак шартларын яхшыртачак. 231 лифт алмаштыру, йорт эчендәге инженер челтәрләрен, түбә, йортларның алгы якларын җылыту һәм ремонтлау планлаштырыла.
2012 елда Татарстанда йортларны капиталь ремонтлау өстәмә программасының күләме 370 млн. сум, шул исәптән Фонд чаралары – 211 млн. сум, муниципаль оешмаларның бюджет чаралары – 125 млн. сум, милекчеләрнең чаралары – 34 млн. сум.
Муниципаль оешмаларның мәгълүматларына караганда, күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт ясауның төп программасы буенча 3,13 млрд сумлык эш эшләнгән. Шуңа да карамастан подрядлы оешмалар хисабына 1, 699 млрд сум күчерелгән, ә Дәүләт торак инспекциясе кабул иткән актларның күләме бары тик 1, 327 млрд сум.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль оешма җитәкчеләренең игътибарын документларны үз вакытында рәсмиләштерергә юнәлтте. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, Документларны рәсмиләштерүне тоткарлау сәбәпле Казанда ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондтан 200 млн. сум акча күчү тоткарлана. Казанның башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин Рөстәм Миңнехановны күп фатирлы торак йортлар өчен җир мәйданнарын кадасторлы теркәү буенча кирәкле документлар берничә көн өчендә булачак дип ышандырды.
Республика башлыгы, капиталь ремонт программасын үтәгәндә тәртип бозган идарә компанияләре һәм ТСЖларга карата, штраф санкцияләре куллланырга чакырды. Мондый санкцияләр РФның администрвтив хокук бозу Кодексына күптән түгел кертелгән үзгәрешләр белән бәйле.