2019 ел ахырына кадәр 6 мең бала өчен 29 балалар бакчасы төзеләчәк

2019 елның 22 марты, җомга

Балалар өчен өстәмә урыннар булдыру буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 29 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзелешенә 5,4 млрд сум акча бүлеп биргән, шуларның 1 млрд сумы – федераль бюджеттан субсидияләр. Балалар бакчаларын төзү 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә 3 меңнән артык урын һәм 3 яшьтән 7 яшькәчә 2,9 мең урын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Арча, Кайбыч районы Кошман авылы, Тукай районы Иске Зирекле авылы, Лаеш районы Усад авылында, Минзәлә, Алабуга, Азнакай, Нурлат районы Мамык авылында, Питрәч районының Көек авылында 1 объект төзеләчәк; Әлмәт һәм Түбән Камада 2 объект төзеләчәк; Яр Чаллы шәһәренең 6 балалар бакчасы, Казан шәһәренең 10 балалар бакчасы төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International