Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә. Ул икътисади сәясәт буенча Федерация Советы Комитеты утырышында катнашты, әлеге утырышта “ ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд” законына үзгәрешләр кертү федераль закон проектын тикшерделәр. Аның доклады авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын республикада тормышка ашыруга багышланган иде.
Программаларны финанслауның чыганаклары булып, Дәүләт корпорация чаралары - торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, Татарстан Республикасы һәм муниципаль оешмаларның бюджет чаралары тора. Программаны тормышка ашырганнан соң өч ел эчендә гомуми мәйданы 62 163, 44 кв. метр булган 1 315 йорттан күчерелгән кешеләр саны 4 784.
Министр И.Э. Фәйзуллин Татарстан өчен актуаль булган сорауга – авария хәлендәге торак фондыннан гражданннарны күчерү адреслы программасына кертелгән күп фатирлы йортлар сүтелергә тиеш. Законда мәдәни мирас объектлары булып торган йортларны сүтүгә юл куймау турындагы раслама юк.
Шул ук вакытта мәдәни мирас объектларын төзекләндерү шуларда яшәүче гражданнарның көчләре һәм чаралары хисабына эшләнергә тиеш түгеллеген без аңларга тиеш, диде министр.
И.Э Фәйзуллин 2007 елның 21 июленнән чыккан № 185-ФЗлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” Федераль законына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында сорау күтәрде. Ул “авария хәлендәге торак фонды” төшенчәсенә өстәмәләр кертергә, аңа мәдәни мирас объекты булып саналган һәм 2010 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган күп фатирлы йортлардагы торак биналарны кертергә тәкъдим итте, “авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” төшенчәсенә капиталь ремонт яки төзекләндерүгә кадәр социаль найм договоры буенча торак бина бирү таләп итүне кертергә чакырды.
И.Э. Фәйзуллин, шулай ук, эксплуатация процессында физик искерү сәбәпле җимерелергә тиешле күп катлы йортлар, ремонтлау-төзекләндерү кирәк булган йортлар – мәдәни мирас объекты булып саналган күп фатирлы йортларның исемлек эчтәлегенә өстәмәләр кертергә тәкъдим итте.