Казанның «Сандугач агачлыгы» торак комплексында яңа мәктәп 70% ка төзелгән. Бинаны төзеп бетерү 2019 елның сентябренә планлаштырыла. Бу хакта төзелә торган мәктәп буенча пресс-тур барышында билгеле булды. «Фасадны тышлауны төгәлләделәр һәм инженерлык челтәрләренә керештеләр. Төзелеш 70% тәмамланган», – дип хәбәр итте ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров. Гомуми мәйданы 25 мең кв. метр булган өч катлы мәктәп 1224 укучы кабул итә алачак. Бина 2018 елда төзелә башлады. Уку бинасы ике спорт залы – Зур, тамашачылар өчен трибуналар белән, һәм Кече зал белән җиһазландырылачак. Актлар залы һәм хореография белән шөгыльләнү өчен зал каралган. "Мәктәптә, шулай ук, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен исәпкә алып, ике бассейн урнаштыру планлаштырылган», - дип өстәде Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары.