Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, Мәскәүдә эшлекле сәфәр вакытында, Дәүләт думасының торак сәясәте һәм ТКХ буенча комитеты эшлекле төркеменең “Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең закон актларына үзгәрешләр кертү” (күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслау системасын барлыкка китерү) федераль законын икенче укылышта каралу өчен эзерләнү утырышында катнашты. Эшлекле төркем “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партия фракциясенең җыелышы карары буенча барлыкка килгән.
И.Э. Фәйзуллин чара барышында доклад белән чыгыш ясады. Ул, иң беренче чиратта, Татарстан Республикасының, 2007 елда, беренчеләрдән булып, капиталь ремонт федераль Программасын кабул итү инициативасы белән чыккан регион булуын ассызыклады.
Министр, ике ел эчендә (2008-2009) республиканың капиталь ремонт өчен бирелгән федераль лимитны тулысынча үзләштерүе турында сөйләде. Ләкин әле Татарстан Республикасында капиталь ремонт таләп итүче якынча 40 млн. кв метр торак калып барды. Әлеге йортларда торучылар, кулланыла торган механизмнарның нәтиҗәлелегенә ышанып, программаның дәвам ителүен таләп иттеләр. Шуңа күрә, ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Федераль Фонд белән берлектә, Татарстан Республикасын әлеге пилотлы проектта катнаштыру карары кабул ителде. Бу проектның максатлары булып, җыелып килгән, тиешенчә ремонт ясалмаганнарны ликвидацияләү, күп фатирлы йортларны пландагыча ремонтлауның норматив вакытына һәм күләменә күчү механизмын эшкәртү тора. Татарстан, республикада барлыкка килгән региональ фонд ярдәмендә, капиталь ремонтны дәвам итте.
Докладта фондны функцияләштерү механизмнары турында, аны функцияләштерү өчен нинди байлыклар барлыкка килүе һәм контроль ничен тормышка ашырылуы турында сүз барды.
Минем уйлавымча, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруның эффектив коралы сыйфатында, Фондны саклау һәм үстерү өчен бөтен көч куелырга тиеш, диде үзенең доклады ахырында И.Э. Фәйзуллин.