Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы BIM-технология кертү өчен пилот проектларын сайлап алды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Рәссәй Төзелеш министрлыгы төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологиясе кулланыла торган пилот проектларны сайлап алды. Бу хакта Красноярск икътисадый форумында «Цифрлы төзелеш. BIM-технологияләр үсешендә һәм куллануда дәүләт катнашуы турында» сессиясендә Төзелеш министры урынбасары Дмитрий Волков хәбәр итте. Министр урынбасары әлеге проектларны гамәлгә ашырганда төзелештә BIM-модельләштерү өлешендә гамәлгә кертелә торган норматив-техник таләпләр һәм оештыру-технологик карарлар сыналачак, дип ачыклык кертте. "Пилот проектларны гамәлгә ашыру, безгә BIM-технологияләрне төзелешнең барлык этапларында: проектлау, экспертиза, төзелеш, эксплуатация вакытында проектлаучыларның нинди проблемалар белән очрашырга мөмкин икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә, практик тәҗрибәне исәпкә алып, без норматив-техник базаны тулыландыра алачакбыз», - дип ассызыклады Дмитрий Волков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International