РФ Минрегионы субъектлар белән территориаль планлаштыру сораулары буенча видеоконференция үткәрде

2012 елның 29 июне, җомга

Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э.Фәйзуллин региональ үсеш Министрлыгы үткәргән Россия Федерациясе субъектларында территориаль планлаштыру документларын әзерләүне тәмамлау сораулары буенча үткәрелгән видеоконференциядә  катнашты. Татарстан, чара барышында вәкилләре катнашкан, 15 регионның берсе иде. Министр И.Э. Фәйзуллин, республикадагы муниципаль районнарны территориаль планлаштыруның 7 схемасы расланган, территориаль планлаштыруның 22 схемасының проекты  раслану баскычында, калган 14 проектны эшкәртү 2012 елның III кварталына планлаштырылган булуын әйтте. Авыл җирлеге генераль планнарының 43 проекты расланган, шул исәптән, 2 шәһәр округының генераль планы, муниципаль районнарның 36 муниципаль үзәге, 5 авыл җирлеге проекты, авыл җирлегенең 21 генераль планы эшкәртелгән һәм раслану баскычында тора.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама кебек эре шәһәрләре территориаль планлаштыруның расланган документларына ия. Шулай итеп, Республика террриториясендәге төп үсеш нокталары шәһәр төзелеше өчен кирәк булган, расланган документация белән тәэмин ителгән.

Республиканың территориаль оешмаларында  территориаль планлаштыру шәһәр төзелешен зоналаштыру документлары булмавының төп сәбәбе булып, муниципаль оешмаларның үз керемнәре белән аз тәэмин ителү тора, дип сөйләнелде кыска докладта.

Татарстан Республикасы, Россия Минрегионына, территориаль планлаштыруның авыл җирлекләре өчен әзерләнгән документлары составын кыскарту тәкъдиме белән чыкты. Россия Федерациясе субъектларына һәм җирле үзидарә органнарына территориаль планлаштыру документларын әзерләргә ярдәм итү кирәклеге соравы,  берничә тапкыр, Россия Федерациясе Хөкүмәте  дәрәҗәсендә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International