Татарстанда капиталь ремонт программасы кысаларында 104 күпфатирлы йортта 700 млн. сумнан артык акчага 355 лифт алмаштырылачак. Татарстанда гомуми мәйданы 5,6 млн кв.метр булган 933 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде. "2019 елгы күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы старт алды. Планга республиканың 42 муниципаль берәмлегендә 933 күпфатирлы йорт кертелгән. Быел без 104 күпфатирлы йортта 700 млн. сумнан артык акчага 355 лифтны алмаштырырга планлаштырабыз», - дип сөйләде спикер. Лифтларны алмаштыру буенча төп эшләр түбәндәге шәһәрләрдә уздырылачак: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әлмәт.