Алексей Фролов Италия делегациясе белән очрашу үткәрде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Тermomeссаnica Ecologia Italy (Италия) компаниясе вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре турында фикер алыштылар. Делегация составына Рәссәйдә Тermomeссаnica Ecologia вәкиле Джорджио Даци, Тermomeссаnica Ecologia Italy коммерция директоры Риккардо Росси, шулай ук техник директор Маттео Прато керде. Делегациядә катнашучылар калдыкларны утильләштерү буенча проектлар турында сөйләделәр, шулай ук Татарстан калдыклары белән эш итү базарына зур кызыксыну белән карыйлар, дип билгеләделәр. «Чүп-чарны утильләштерү өлкәсендәге үзгәрешләр күптән туды инде, чөнки полигоннарда каты көнкүреш калдыкларын күмү өчен җир ресурслары үзләрен тиз арада бетерә ала», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. Очрашу барышында кунакларга республикада төзелеш һәм торак-коммуналь тармагы һәм 2018 елда гамәлгә ашырылган программалар турында фильм-презентация күрсәттеләр. Чара ахырында яклар алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр. Очрашуда шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы, «Мехуборка Групп» ДК, «Гринта» ҖЧҖ, ТАТвант ҖЧҖ, «ЭкоЖизнь» трансмилли экологик инновацион компаниясе АҖ, «Волжск углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты» АҖ вәкилләре катнашты.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International