Татарстанда 1млн. 33,9 мең кв. метр торак, яки еллык бурычның 41,7% кертелгән

2012 елның 1 июле, якшәмбе

Татарстан Республикасының 2013 елга торак төзү программасы һәр объект буенча 2 млн. 321 мең кв. метр күләмендә формалашкан. Шулардан социаль ипотека программасына 20%; күп фатирлы инвестицион  торакка – 41%;  аз катлы торак төзелешенә – 39% туры килә. Әлеге мәгълүматларны бүген ветераннар өчен торак кертү һәм төзү сораулары буенча үткән республика киңәшмәсендә ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә ТРсы Хөкүмәт Йортында барлык муниципаль районнар катнашында, видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. 2012 елның 30 июненә республикада 1 млн. 33,9 мең кв. метр торак (еллык бурычның 41,7%) кертелгән. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 25 муниципаль оешма торак кертү планын 50% тан артыкка үтәгән, шул исәптән биш район ( Әгерҗе, Апас, Буа, Лаеш, Тукай) еллык планны 80% тан артыкка үтәделәр. Шул ук вакытта 12 муниципаль район планны 30% тан кимрәккә үтәде.

      2012 елның 30 июненә ТРсы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды (ТР ДТФ) программмасы буенча гомуми мәйданы 203 мең 500 кв. метр булган 3 мең 334 фатирлы 202 йорт эксплуатциягә кертелгән, шул исәптән АПК программасы буенча гомуми мәйданы 14 мең 700 кв. метр булган 134 йорт кертелгән.  2012 елда социаль ипотека программасы буенча кертелергә тиешле, төзелеп килүче һәм планлаштырылган 54 объектның объект буенча әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 34 объект тора; әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 17 объект тора; әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә өч объект тора.

      Республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 601 ветеран өчен 117 йорт төзү дәвам итә, шул исәптән: ГИСУ титулы буенча – 91 ветеран өчен 83 йорт, ДТФ титулы буенча – 510 ветеран өчен 34 йорт. Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, республикага 1 млрд. 83 млн. 858 мең сумлык чираттагы транш бирелде. Әлеге акча чаралары 1000 ветеранны торак белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк. Хәзерге вакытта актуальләштерү һәм ветераннар белән яңа йорт сайлау буенча эш алып барылу өчен ветераннар исемлеге муниципаль ошмаларга бирелде. ТРсы төзелеш Министрлыгы башлыгы , шулай ук, алты ветеран( моңа кадәрле булган акча траншы буенча)  әле торак сайламавын хәбәр итте.

     Республикада авыл клубларын төзүгә килгәндә, Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 10 объектта артта калу күзәтелә. Әлмәт, Яшел Үзән һәм Мөслим районнарында, авылларда клублар төзү өчен билгеләнгән подрядчылар, үз эшләреннән азат ителгән инде. ТРсы төзелеш Министрлыгы башлыгы 10 көн эчендә, эшне башкара алмаган башка подрядчыларга карата чаралар күрергә кушты. Аның сүзләренә караганда, 15 июль – директив срок, бу вакытта объектларда кирпечне өю һәм башка эшләр төгәлләнергә тиеш, моннан соң инженерлы инфраструктурага һәм территорияләрне төзекләндерүгә күчәргә вакыт.

     Рөстәм Миңнеханов, киңәшмә барышында, эшләрне үти алмаган һәм срокларны эзә торган подрядчыларны эштән азат итәргә боерды. Бу социаль ипотека объекларын төзү белән бергә, авыл клубларын төзүгә дә кагыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген объектларны финанслау белән проблемалар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International