Татарстанда арендалы торак программасы 2010 елдан гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә 2663 фатирлы 224 аренда йорты төзелгән. Быел Мамадыш районында ике күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла, дип яза «Нократ»газетасы. 2016 елдан башлап әлеге программа буенча Мамадыш районында 6 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, 90 гаилә яши башлаган. «Нократ» газетасы билгеләп үткәнчә, быел фатир алу өчен 130 гаилә үз чиратын көтә, 60 гаилә өй туе үткәрәчәк. «Арендалы торак» программасы халыкның мобильлеген тәэмин итәргә, чиратта торучылар өчен социаль найм мөмкинлеге бирергә, социаль ипотека буенча торак алу өчен беренчел взноска акчалары булмаган яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Барлык аренда йортлары да уңайлы яшәү өчен кирәкле җиһазлар һәм техника белән җиһазландырылган.