Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Казанның Идел буе районында, Профессор Камай урамында мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзүне контрольдә тотуны гамәлгә ашыруга кереште. Хәзерге вакытта биредә төзүчеләр 2 катның тышкы диварларын кирпеч белән салу буенча эш алып баралар. Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Төзелешне финанслау Татарстанның бюджет акчалары хисабына тормышка ашырыла. Төзүче-«Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» БКИ. Генподрядчы «Нэо Строй» ҖЧҖ булды. Төзелешне план буенча тәмамлау – 2019 елның өченче кварталы.