“Татинвестгражданпроект”та “URSSA” испан компаниясенең презентациясе булды

2012 елның 4 июле, чәршәмбе

Бүген “Татинвестгражданпроект” ГУПында  URSSA” испан компаниясенең презентациясе булды.  “URSSA” компаниясе Европада күпер, спорт корылмалары, бик биек йортлар төзү буенча масштаблы проектлары белән данлыклы. Заказларны тормышка ашыру өчен компания комплекслы якын килүне куллана – проектны барлыкка китерүдән алып, аны тормышка ашырганга кадәр. Чарада «URSSA»  компаниясенең генераль директоры Jose Maria Iniguez, «URSSA»  компаниясенең коммерция директоры Pedro Maria Barinaga, ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры  И.Э. Фәйзуллин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин,  Министрлыкның архитектура блогы белгечләре, шулай ук проект институтлары һәм эре төзелеш предприятиеләренең вәкилләре катнашты.  Компаниянең презентациясе Казанда булу - очраклы түгел. 2013 елгы Универсиадага әзерләнү алдыннан шәһәрдә, шул ук испан компаниясен тәкъдим итәчәк  төзелеш проектлары тормышка ашырыла. Аерым алганда, делегация 45 мең урынлы футбол стадионына барачак. Чара барышында компания вәкилләре продукциянең төрле төрләре һәм эшләнгән эшләр турындагы мәгълүматлары  белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International