Бүген ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тарафыннан Универсиада өчен төзелеп килүче объектларга (45 000 тамашачы өчен Футбол стадионы һәм су төрләре спорт Сарае) пресс-тур үткәрде. Журналистларны объектларда Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов һәм министр урынбасары А.С. Әхмәтшин озатып йөрде.
Футбол стадионы халыкара һәм милли дәрәҗәдәге футбол ярышларын үткәрергә билгеләнгән, шул исәптән 2018-22 еллардагы футбол буенча дөнья Чемпионаты финал өлешенең рәсми ярышларын; мәдәни-тамаша, күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр, концертлар, спектакльләр һ.б. үткәрү өчен эшләнелгән. Генераль подрядчы булып, “Казан” ПСО” ҖЧҖ, субподрядчылар булып, “Интекс” ҖЧҖ һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ тора.
Объекттта 1548 төзүче эшли, хәзер алар стадионның монолит конструкцияләрен урнаштыру, вакытлыча һәм төп металлоконструкцияләрне монтажлау белән шөгыльләнәләр.
Су төрләре спорт Сараеның генераль подрядчысы булып, шулай ук “Казан” ПСО” ҖЧҖ тора. Субподрядчылар буларак “Свиягастрой” ҖЧҖ һәм “Стройинжиниринг” ҖЧҖ чыгыш ясый.
“Су төрләре спорт Сарае” объекты бинасы балаларны йөзәргә өйрәтү; йөзү буенча БЯСМ һәм СБЯМГҮ бүлекләренең; су полосы, синхрон йөзү, суга сикерү, югары спорт мастерлыгы мәктәпләренең эшчәнлеген тәэмин итү; республика, гомумроссия, Европа һәм дөнья дәрәҗәсендәге ярышларны үткәрү өчен билгеләнгән.
Универсиада вакытында объектта йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү буенча ярышлар булачак. 2015 елда объектта спортның су төрләре буенча дөнья Чемпионаты ярышларын үткәрү планлаштырыла.
Бинада суга сикерү, синхрон йөзү, су полы ярышларын үткәрү өчен 3 ванна бассейн; ярышу аренасы һәм әзердәнү ваннасын урнаштыру каралган.