Татарстан Республикасында, 2012 елда капитал ремонт программасына кергән 849 күп фатирлы торак йортның 30 муниципаль оешмадагы 215 йортында эшләр тәмамланган. Шул ук вакытта, Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан, эшләрне кабул итү актларында 28 йорт өчен генә кул куелган.
Мондый мәгълүматлар бүген, ТРсы Хөкүмәт Йортында республиканың барлык муниципаль районнары җыелган, видеоконференцэлемтә режимында булган республика киңәшмәсендә яңгырады.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә режимында, Яр Чаллы шәһәрендә булган, Рсы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады.
ДТИ мәгълүматлары буенча, 6 июльгә капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 3 млрд. 475 млн. сум, бу еллык лимитның 80%.
Актаныш, Апас, Чүпрәле, Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары бүлеп бирелгән чараларны тулысынча үзләштергәннәр. Шул исәптән, ДТИ кабул иткән КС-2 актлары буенча эш 51% ка үтәлгән.
6 июльгә, идарә компанияләре һәм ТСЖ хисабына барлык чыганаклардан 2 млрд. 493 млн. сум күчерелгән, бу еллык лимитның 57% тәшкил итә.
2012 елда Татарстанда һәр фатирны аерым җылыту системасына (ике контурлы мич) 5 мең 092 фатирны күчерү планлаштырыла. Эшләр расланган график буенча башкарыла. Объектларда 18 подрядлы оешма эшли. 3 мең 430 фатир өчен (яки 68%) проектлы-сметалы документация эшләнгән, 3 мең 430 фатир ( яки 68%) өчен өй алды газ үткәргеч, 3 мең 119 фатирда ( яки 61%) фатир эчендә газ системаларын һәм 1 мең 997 фатирда (яки 39%) җылыту системасын төзү буенча монтаж эшләре тәмамланган.
1 мең 928 фатирда (яки 37,9%) җиһазларны монтажлау тулысынча башкарылган.