Ирек Фәйзуллин: «ТР төзелеш комплексы» ДМСы эшне гадиләштерергә ярдәм итәргә тиеш»

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «ТР төзелеш комплексы»ДМС пилот проектын гамәлгә кертү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үткәрде. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «ТР ТИТИ» ДКУ, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ, ТИГП, «БАРС груп» АҖ, «Газификация фонды» ДКУ вәкилләре катнашты. «Теләсә нинди мәгълүмат системасы, шул исәптән «ТР төзелеш комплексы» ДМСы да бер мәсьәләне хәл итәргә, эшне гадиләштерергә һәм тизләтергә тиеш», - дип билгеләде Ирек Фәйзуллин очрашу барышында. «Хәзерге вакытта без системаны куллану уңайлылыгын арттыру өстендә эшлибез», - дип билгеләп үтте «БАРС груп» АҖ компаниясе вәкиле. Системага үзгәрешләр кертү зарурлыгы һәм киләчәктә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының профильле системалары белән интеграцияләү мәсьәләләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International