Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында торак йортларны төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. ТРсы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады. Доклад, традицион рәвештә, төзелеш мәйданнарын куркынычсызлык техникасы белән тәэмин итү соравын яктырту белән башланды.
13 июль көненә республикада 1 млн. 161 мең 300 кв. метр торак кертелгән (еллык бурычның 47%). Республикада 745 БВС ветераны өчен 159 йорт төзелә. Торак йортларны төзеп бетерергә һәм 2012 елның гыйнварында субсидия алган ветераннарны шул йортларга агымдагы елның август аенда күчерергә кирәк.
Докладның икенче өлеше2012 елда авария хәлендәге торак йортларны ликвидацияләү программасына багышланган иде. 2012 елда, әлеге программа нигезендәге күп фатирлы йортларның гомуми саны - 77.
Закон билгеләгән шартлар нигезендә, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы кысаларында, киләчәктә тормышка ашыру өчен күп фатирлы торак йортларны төзү бунча берничә районның башкарма комитеты заказ бирүче-төзүче коллективлар белән бергә эшли.