ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И. Э. Фәйзуллинның якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне 1 Май бәйрәме – Яз һәм хезмәт көне белән аеруча хөрмәт белән котлыйм! Үзенең таланты, хезмәте, энергиясе белән Республиканың матди һәм мәдәни-интеллектуаль потенциалын булдыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләр! Кече Ватаныбыз хакына үз көчләрен кызганмаган барлык хезмәт ветераннары! Бу көнне без үзебезне зур тату гаилә, бердәм булып тоябыз. Без барыбыз да бер-беребезгә-һәрьяклы иминлек һәм тынычлыкка омтылабыз. Намуслы хезмәт кенә тормышыбызны лаеклы итәргә ярдәм итәчәк.  Татарстанга иминлек һәм алга таба да чәчәк атуын, ә һәр кешегә ныклы сәламәтлек, зур бәхет, шатлык һәм гүзәллек телим. Һәр йортта һәрвакыт тынычлык, җылылык, муллык булсын.

Хөрмәт белән,

Ирек Фәйзуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International