КДАТУ студенты Алия Сафина "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу" буенча Бөтенрәссәй олимпиадасында беренче урынны алды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 24-26 апрелендә Төмән индустриаль университетында 08.03.01 «Төзелеш» юнәлеше  «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» профильле (бакалавриат дәрәҗәсе) юнәлеше буенча Бөтенрәссәй Студентлар олимпиадасының йомгаклау туры узды. «Төзелеш» юнәлешендә «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» юнәлеше буенча Бөтенрәссәй студентлар олимпиадасы 2016 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты-уку процессында формалашкан студентларның белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту һәм тирәнәйтү. Бу елның олимпиада биремнәренә гидравлик, су белән тәэмин итү, су бүлү, насослар һәм насос станцияләре, биналарны санитар-техник җиһазлау һәм су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларын эксплуатацияләү буенча сораулар керде. Олимпиаданың йомгаклау турында КДАТУ «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» кафедрасыннан 5ВВ01 төркеменең бакалавриат 4нче курс студентлары Алимов Рәмис Шамил улы, Сафина Алия Рафис кызы, Соколова Анастасия Евгений кызы катнаштылар. Команда җитәкчесе - «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» кафедрасының өлкән укытучысы Хисамиева Лилия Рәхимҗан кызы. Бөтенрәссәй студентлар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча 1 урынны КДАТУ студенты Сафина Алия Рафис кызы (I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде), 3 урынны шулай ук КДАТУ студенты Соколова Анастасия Евгений кызы (III дәрәҗә Диплом) алды. Олимпиаданың команда турында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты I урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International