Төзелеш Министрлыгында Универсиада объектын проектлаштыру соравы буенча фәнни-техник совет утырышы булды

2012 елның 20 июле, җомга

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Чистай урамында урнашкан спортның су төрләре Сарае объектын проектлаштыру һәм материаллар сайлау соравы буенча фәнни-техник совет утырышы булды.

Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев алып барды. Утырышта төзелеш комплексы үсеше идарә башлыгы И.С. Гимаев, дәүләт программаларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы Л.К. Сафиуллина, шулай ук тармак предприятие вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар бассейннарның тәлинкәләрен гидроизоляцияләү буенча эшләр эшләү, коймалар кую кирәклеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International