ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Ингушетия Республикасы төзелеш министры урынбасары - баш архитектор Лидия Плиева җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу кысаларында яклар архитектура, шәһәр төзелеше һәм ТКХ өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Делегация составына Ингушетия Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Магас шәһәре муниципаль берәмлеге администрациясе, Сөнжа шәһәре, Назрань шәһәре, Карабулак шәһәре һәм Малгобек шәһәре хакимияте вәкилләре керде. Татарстан Республикасыннан Төзелеш министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү рәисе урынбасары Игорь Сәләхетдинов, «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фондының архитектура проектлары департаменты директоры Айназ Ярмиев, «Архитектура десанты» проект төркеме җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин катнашты. Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республикада торак-коммуналь комплекс өлешендә эшнең ничек куелуы турында сөйләде. «Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында скверлар, яр буйлары һәм парклар төзелде һәм реконструкцияләнде, алар уңайлы һәм ел әйләнәсендә эшли башлады, һәм бу бик мөһим, бу киңлекләр саф һавада физкультура белән шөгыльләнү өчен дә, сәламәт яшәү рәвеше яклы кешеләрне җәлеп итеп дә бик яхшы урын булды», - дип билгеләп үтте Алексей Фролов. «Безнең өчен Татарстанның архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге тәҗрибәсе мөһим. Без җәмәгать территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруны җентекләп өйрәнергә, яр буйларын, паркларны, яр буе линияләрен үзгәртеп кору үрнәкләре белән танышырга теләр идек», - диде Ингушетия Республикасы төзелеш министры урынбасары Лида Плиева. Очрашуда шулай ук республикада коммуналь түләүләрне җыю, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Чара ахырында яклар хезмәттәшлекне дәвам итүгә һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга өмет белдерделәр.