Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында җитәкчеләр Ханты-Манси автономияле округ делегациясе белән очрашты.
Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов алып барды. Әлеге очрашуда министрлык бүлекчәләренең җитәкчеләре катнашты. Делегация ягыннан Ханты-Манси автономияле округның торак сәясәте Департаменты директоры Р.Р. Мирсаяпов, “Ипотечное агентство Югры” ААҖ генераль директоры Е.С. Чепель катнашты.
Очрашу барышында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, шул исәптән ипотекага кредит бирү, төрле категориядәге гражданнарның торак шартларын яхшырту программалары турындагы сораулар буенча тәҗрибә уртаклашу булды.