Төзелеш Министрлыгында Ленин дамбасын демонтажлау технологияләре турында фикер алыштылар

2012 елның 24 июле, сишәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Ленин дамбасы – Казансу елгасы аша күпер участогын демонтажлау методикасын һәм технологияләрен билгеләү соравы буенча фәнни-техник совет утырышы булды. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин алып барды. Утырышта министрлык белгечләре, Казан шәһәренең капиталь төзелеш һәм реконструкция Идарәсе, “ПСО-Казань” ҖЧҖ, "Татинвестгражданпроект” ГУП, “КДАТУ” ФГОУ ВПО, “Институт Татдорпроект” ААҖ һәм башка предприятиеләр катнашты.

Утырышта катнашучылар Казансу елгасы аша күперне демонтажлау эшләренең технологияләре турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, реконструкцияләнүче объект шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан, шуңа күрә кайбер төр эшләрне  башкаруда берничә чикләүләр бар. Әлеге чара барышында катнашучылар тарафыннан демонтажлау буенча тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International