Татарстанда ветхезмәт биналарын капиталь ремонтлауга 29,6 млн сум бүлеп бирелгән

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Республикада быел 29,6 млн сумга 22 ветеринария хезмәте бинасын ремонтлыйлар. Бүгенге көндә программа 85% ка үтәлгән. "Эшләр Татарстан муниципаль районнарында Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында башкарыла. Аны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 29,6 млн. сум бүлеп бирелгән. Ремонт барышында биналарда эчке отделка эшләре, тәрәзәләр, эчке инженер челтәрләрен алыштыру һәм һәр объект буенча расланган дефект исемлеге нигезендә башка төр эшләр каралган», - дип хәбәр иттеләр Татарстан РБК заказчы-Татарстан Республикасының Баш инвестицион - төзелеш идарәсе матбугат хезмәтендә. Бүгенге көндә программаны үтәү күләме 85 процент тәшкил итә. Азнакай, Аксубай, Әлки, Арча, Баулы, Балтач, Зәй, Нурлат һәм Сарман дәүләт ветеринария берләшмәләре биналарында төзү-монтаж эшләре тәмамланган инде. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда республикада якынча 29,7 млн.сумга 27 ветеринария хезмәте бинасы ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International