Бүген Төзелеш Министрлыгында “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге” Региональ комммерция булмаган партнерлыкның үзеннән-үзе көйләнә торган оешма утырышы булды.

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге” Региональ комммерция булмаган партнерлыкның үзеннән-үзе көйләнә торган оешманың киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны партнерлык Советы Рәисе А.Х. Хәйруллин үткәрде. Утырышта идарә компанияләренең җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар республика территориясендә идарә компанияләренең, торак фонд белән идарә итү өлкәсендә, эффективлыгын үстерү чаралары турында фикер алыштылар. Шулай ук идарә оешмаларының кадр ресурсларын әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү сорауларына игътибар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International