Бүген төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, видеоконференция режимында, ягулык чорына әзерли торган Республика штабының утырышы булды. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Каримов үткәрде. Утырышта Министрлык карамагындагы предприятиеләрдән вәкилләр катнашты. Сораулар турында фикер алышуда муниципаль оешмалар да катнашты.
Министрлык, ягулык чорына әзерләнү барышында, эшләнгән эшләр буенча өзлексез мониторинг үткәрә. Республика буенча әзерлек уртача алганда 60% тан артып китә. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш, Тукай, Теләче, Чирмешән муниципаль районнарда, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә күрсәткечләр республика буенча каралган уртача күрсәткечләрдән кимрәк. План буенча, барлык чаралар да агымдагы елның 15 сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш.