2012 елның беренче яртысында, файдалануга тапшырылган торак күләме буенча, Татарстан Идел буе федераль округында беренче һәм Россия регионнары арасында өченче урын алды

2012 елның 28 июле, шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында, ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм Татарстан Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында, торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданннарны күчерү Республика адреслы программманы тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады. Доклад, традицион рәвештә, төзелеш мәйданнарын куркынычсызлык техникасы белән тәэмин итү сорауларын яктыртудан башланды.

27 июльгә республикада 1 млн. 239 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык бурычның 50%). РОССТАТ мәгълүматларына караганда, елның беренче яртысында, файдалануга тапшырылган торак күләме буенча, республика Россия Федерациясе субъектлары арасында өченче урын һәм Идел буе федераль округы буенча беренче урын алды. Республикада 744 БВС ветераны өчен 167 йорт төзү дәвам ителә.

27 июньгә ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды  (ДТФ) программасы буенча, гомуми мәйданы 250 мең 700 кв. метр булган 4 мең 125 фатирлы 222 йорт, шул исәптән АПК программасы буенча гомуми мәйданы 15 мең 700 кв. метр булган 142 йорт файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча төзелүче һәм 2012 елның өченче һәм дүртенче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырылган 42 объектның объект буенча әзерлек дәрәжәсе түбәндәгечә: 29 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 11 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 2 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Киңәшмә барышында гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү соравы яңгырады. Бүгенге көндә, министрлык тарафыннан, җирле үзидарә органнарына тормышка ашыру өчен 43 сертификат формалаштырылды һәм тапшырылды, шулар арасыннан 27 сертификат – чернобельчеләргә, 16 сертификат- мәжбүри күченүчеләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International