WorldSkills Russia VII Милли чемпионатына йомгак ясалды. Татарстан гомумкоманда зачетында беренче урынны алды, икенче урынны Мәскәү яулады, өченче урынны Мәскәү өлкәсе алды. Исегезгә төшерәбез, милли чемпионат ярышлары төзелеш өлкәсе, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика өлкәләрендә алты һөнәр блогы компетенцияләре буенча узды. Төзелеш өлкәсе гомуми санга 8 алтын, 9 көмеш һәм 8 бронза медаль алып килде.«Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты финалы Казанда 20 майдан 24 майга кадәр узды. Анда 1,5 меңнән артык конкурсант катнашты, шуларның 363 - Юниор. Ярышлар мәйданчыгында 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогының 23 компетенциясе тәкъдим ителде. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors катнашучылары ярышты.